Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вексельберг Илья Пономаревны мәхкәмәгә биргән


«Сколково» фонды «Гадел Русия» фиркасеннән Дәүләт думасы депутаты булган Илья Пономаревны мәхкәмәгә биргән. Бу хакта фонд президенты Виктор Вексельберг белдерде. Аның сүзләренчә, шикаять Мәскәүнең Гагарин район мәхкәмәсенә 26 апрельдә бирелгән. Элегрәк Вексельберг Пономаревның фонд белән гаделсез эшләве ачыкланса, мәхкәмәгә бирәчәген кисәткән иде.

Пономаревка карата җинаять эше ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновскийның соравыннан соң ачылды. Ул Пономаревны «Сколково» фондыннан килешү нигезендә акча алуын тикшерүне таләп итте.
XS
SM
MD
LG