Accessibility links

Кыргызстанда АКШның зур йөк очкычы төшеп җимерелде


Кыргызстанда Казакъстан чигенә якын урында АКШның зур йөк очкычы төшеп җимерелде.

Кыргызстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, каза җомга көнне Бишкәктән 90 чакрымда таудагы Чалдыбар авылы янында булган. Министрлык очкычның Әфганстанга тонналарча ягулык алып барган булганлыгын әйтә.

Җиргә төшеп бәрелгән очкычның өч кисәккә сынуы хәбәр ителә. Исән калучылар табылмаган. Кыргызстан хөкүмәте казаны тикшерү өчен махсус комиссия төзегән.

Очкыч Бишкәк янындагы Манас халыкара һава аланында урнашкан АКШ хәрби транзит үзәгеннән күтәрелеп китүгә радарлардан югалган.
XS
SM
MD
LG