Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сүриядә химик коралны гыйсъянчылар кулланганлыгына ышанмый


Ак Йорт сүзчесе Джэй Карней
Ак Йорт сүзчесе Джэй Карней
Кушма Штатлар Сүриядәге гыйсъянчыларның химик корал куллануы турындагы хәбәргә бик нык шикләнеп каравын белдерде. БМО тикшерүчесе Карла Дел Понте Сүриядә химик коралны президент Бәшәр Әсад хакимияте түгел, ә гыйсъянчылар кулланганлыгында дәлилләр бар дип белдергәч, Ак Йорт сүзчесе Джэй Карней АКШның бу хәбәргә мөнәсәбәтен аңлатты.

Сүрияне тикшерүче бәйсез комиссия Дел Понте белдерүеннән читтә торуын һәм әлегә бернинди нәтиҗәгә дә килмәгәнлеген белдерде.

Әлеге комиссия әгъзаларының берсе Дел Понте агуланганнар һәм аларны дәвалаучы табиблар белән әңгәмәләр зарин газын гыйсъянчылар кулланганлыгын күрсәтә дигән иде.
XS
SM
MD
LG