Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Русия хөкүмәте эшен тәнкыйтьләде


Владимир Путин
Владимир Путин
Русия президенты Владимир Путин хөкүмәтне икътисади үсешкә этәргеч бирү өчен җитәрлек чаралар күрмәүдә һәм пенсия реформасын җитешсезлекләр белән башкаруда гаепләде.

Узган елның маенда президент вазифасына керешкәндә чыгарган күрсәтмәләренә багышланган киңәшмәдә Путин дәүләт идарәсе өлкәсендә җитешсезлекләр булуына басым ясады.

Путин шулай ук хөкүмәттән аңлаешлы пенсия формуласын көзгә кадәр әзерләп бетерүне таләп итте һәм пенсия яшен арттыруга каршы булуын белдерде. Президент бу проблема турында тагын бер мәртәбә җәмәгатьчелек белән фикерләшергә кирәк, диде.
XS
SM
MD
LG