Accessibility links

АКШ дәүләт секретаре Джон Керри Русия сәфәрен тәмамлап Римга килде


АКШ дәүләт секретаре Джон Керри
АКШ дәүләт секретаре Джон Керри
АКШ дәүләт секретаре Джон Керри ике көнлек Русия сәфәрен тәмамлап Сүриядәге ватандашлар сугышы турында сөйләшүләр үткәрү өчен Италия башкаласы Римга килде. Биредә ул Италиянең яңа хөкүмәте әгъзалары белән дә, Израил һәм Үрдүн рәсмиләре белән дә очрашачак.

Римга килер алдыннан Керри Мәскәүдә Русия җитәкчелеге белән инде ике ел дәвам итүче Сүрия низагы турында сөйләшүләр үткәрде. Сишәмбе кичендә Керри белән Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавровның уртак матбугат очрашуында Русия белән АКШның Сүрия хакимияте вәкилләрен һәм оппозицияне дә катнаштырып халыкара конференция үткәрергә тырышачагы игълан ителде.

Пәнҗешәмбе көнне Израил юстиция министры Ципи Ливни һәм Үрдүн тышкы эшләр министры Насир Джудә белән очрашуда Керри Якын Көнчышышта тынычлык урнаштыру эшен яңатру турында сөйләшер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG