Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья буйлап осетин теленнән диктант узды


Осетин теленнән диктантта дөньяның 26 илендә яшәгән дүрт меңләп кеше катнашты, дип хәбәр итә Төньяк Осетия мәгариф һәм фән министрлыгы. Сынауның нәтиҗәләре бер айдан билгеле булачак.

Диктант руспубликаның "Осетин теле" программасы кысаларында яшьләргә ана телен белүнең мөһимлеген аңлату максатында оештырылган.

Катнашучылар арасында министр урынбасарыннан алып шәфкать туташына кадәр, мәктәп укучылары, Русиянең 14 төбәге һәм 26 чит илдә яшәгән осетиннар булган.

Диктант интернетта туры эфирда күрсәтелгән. Аны язып өлгермәүчеләр соңыннан текстны видеода тыңлый һәм карый алган. Текстны танылган диктор Тасолтан Мамсуров укыган.
XS
SM
MD
LG