Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нөркә авылында шигърият фестивале узды


Балтач үзешчәннәре хоры
Балтач үзешчәннәре хоры

21 апрель Башкортстанның Балтач районы Нөркә авылында шигърият һәм нәфис сүз фестивале узды. Фестиваль Габдулла Тукайның тууына 127 ел, вафатына 100 ел тулу һәм Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабайның тууына 85 ел тулуга багышланды.

Балтач районы республиканың иң мәдәни районы булып танылды. Бу районда узган мәдәният министрлыгының киңәшмәсендә билгеләнде. Балтач районы, чыннан да, замананың икътисади авырлыкларына карамый төрле чаралар уздыра. Районда ел саен җырчылар, биючеләр, музыкантлар, үзешчән театрлар, шигърият һәм нәфис сүз фестивальләре уза. Татарлар күпләп яшәгән районнарның кайберләрендә бер халык театры эшләсә, Балтач районында театр фестивальләре үткәрерлек, һәр зур авыл саен халык театры эшли. Башка бер генә районда да сәнгатьнең барлык төрләре буенча диярлек мондый фестивальләр үткәне юк.

Батырша сыны
Батырша сыны
21 апрель Балтач районының Нөркә авылында шигърият һәм нәфис сүз фестивале узды. Бу районда узган агымдагы 2013 елгы фестивальләргә үзенә күрә бер нокта кую булды. Чарада Уфадан килгән кунаклар - Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, шагыйрь Мөхәммәт Закиров, композитор Алик Локмановлар да катнашты. Башта кунаклар район үзәге Балтач авылында Батырша Галиев музеенда булдылар. Музей җитәкчесе, бер үк вакытта район мәчетенең имам-хатыйбы, Балтач һәм Аскын районнары ахуны Рәфис Шәйхәйдәров кунакларга күп мәгълүмат бирде. Аның сүзләренчә, иң кыйммәтле экспонатлар - Батыршадан калган кулъязма китаплар. Аларны аңа вафаты алдыннан бабасы йорт түбәсендә яшерелгән булуын әйтеп калдыра. Ике йорт түбәсеннән берничә дистә кыйммәтле кулъязма китап табыла.

Марат Кәримов һәм Рәфил Галләмов агач утырта
Марат Кәримов һәм Рәфил Галләмов агач утырта
Шигърият һәм нәфис сүз фестивале Нөркә авылында узды. Бу саны буенча җиденче шигърият бәйгесе. Чара алдыннан авылның мәдәният сарае каршындагы бакчада Уфа кунаклары агач утыртты. Халык шагыйре Марат Кәримов Балтач районы башы Рәфил Галләмов белән берничә агач утырттылар.

Фестиваль Габдулла Тукайның тууына 127 ел, вафатына 100 ел тулу һәм Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабайның тууына 85 ел тулуга багышланды. Шуңа сәнгатьле укуда Тукай һәм Атнабай шигырьләрен генә сайлаганнар. Фестивальдә үзләре иҗат иткән шигырьләр бәйгесе дә узды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Чараның икенче өлеше якташлары, композитор Алик Локманов иҗатына багышланды. Анда композиторның тормыш һәм иҗат юлына байкау ясалды. Ул иҗат иткән җырлар башкарылды.
XS
SM
MD
LG