Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иртәгә парламентта мәгариф кануны турында фикер алышачаклар


«Мәгариф турында» канун өлгесе иртәгә Татарстан Дәүләт шурасы утырышына чыгарылачак.

Узган елны Русия президенты тарафыннан имзаланган «Русия федерациясендә мәгариф турында»гы канун нигезендә, Татарстан үз канун өлгесен булдырды. Ул федераль канундагы үзгәрешләрне исәпкә алып, парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин карары нигезендә оештырылган эшче төркеме тарафыннан эшләнде.

Канун өлгесендә белем бирү оешмаларында Татарстанның дәүләт телләрен тигез күләмдә укыту һәм өйрәнү өлкәсендә хәзерге тәртип саклана.
XS
SM
MD
LG