Accessibility links

Композитор Шамил Тимербулатов вафат


30 майда 62 яшендә Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Шамил Тимербулатов Апас районында юл һәлакәтенә очрап вафат булды. Тимербулатов быел гына Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган иде.

Аның белән хушлашу 1 июнь көнне Казанның Татарстан урамындагы 7 йортта булачак.

Күптән түгел Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Тимербулатов киләчәктә Татарстанны бәйсез дәүләт итеп күрүен әйткән иде.
XS
SM
MD
LG