Accessibility links

Телне үстерүдә яһүдләр тәҗрибәсе


Тораның иң борыңгы саналган (~850 ел) төргәге бу атнада Болонья университеты китапханәсендә табылды.
Тораның иң борыңгы саналган (~850 ел) төргәге бу атнада Болонья университеты китапханәсендә табылды.
Сүз Израильнең дәүләт теле – иврит турында барачак. Бу телдә яһүдләр, миладидән соң, II гасырдан алып XX гасыр башына кадәр сөйләшмәгәннәр, ягъни бу тел 1800 ел дәвамында китапларда язма килеш сакланып калган булса да, сөйләм теле вазифасын югалткан иде. Ләкин XX гасыр башында аерым энтузиастлар һәм Фалистиндагы яһүд халкының эшчәнлеге ярдәмендә, бу тел тергезелә һәм рәсми тел дәрәҗәсенә күтәрелә.

Иң кызыгы: бу хәл әле Изра­иль дәүләте төзелмәгән чакта ук була.

Ә хәзер игътибарыгызны XIX гасырның икенче яртысындагы Көнбатыш Европага юнәлтик.

Сәясәттә яңа туган бала

1879 елның язы. Европада һаман либерализм дәвере дәвам итә. Алманиядә һәм Австриядә яһүдләргә тулы ватандашлыкка тигез хокуклар бирелә.

Шундый оптимистик чолганыш эчендә Вена шәһәрендә чыгарылган «Ашахар» («Таң») исемле ив­рит журналында басылган бер мәкалә күзгә чалынмый кала. Бу мәкалә «Мөһим мәсьәлә» дигән тыйнак исемгә ия булса да, чынында, бик революцион мәкалә була. Ул укучыны киләчәге өметле булган «сәясәт фәнендә яңа гына туган бала» белән таныштыра. Аның исеме – милли идея.

Мәкалә авторы – Парижда медицинаны өйрәнүче 20 яшьлек студент Элиэзер Перельман. Ул мәкаләләрен Элиэзер Бән-Ийәһүдә псевдонимы белән язган. Бән-Ийәһүдә: «Израиль бөтен милләтнең җыелачак урыны булачак. Башка җирләрдә яшәгән яһүдләр белеп торсыннар ки, аларның милләте туган җирендә яши. Милләтебезнең теле дә, әдәбияты да бар»,– дип язган.

Андый энтузиастларны алда нинди авыр эш көткәнлеген һәм ул чакта иврит теленең нинди хәлдә булуын күз алдына китерү өчен яһүд милләтчелегенең, мәгълүм теоретигы Теодор Герцльнең сүзләрен китерү дә җитә. Ул булачак яһүд дәүләтенең теле турында болай дигән: «Хәзерге вакытта арабыздан, ичмасам, тимер юл билетын алырлык дәрәҗәдә иврит телен белүчеләр табылыр микән?»

Иврит телендә беренче сөйләшүләр

Монматрдагы бер кафе. Бән-Ийәһүдә Фалистиннан килгән бер укытучы белән әңгәмә кора: ул үз гомерендә беренче тапкыр иврит телендә сөйләшә!

1881 елда «Бөтендөнья Израиль Берлеге» аңа Иерусалим мәктәпләренең берсендә укы­тучы булып эшләргә тәкъдим итә. Ул бу тәкъдимне кабул итә, ләкин укыту иврит телендә алып барылырга тиеш, дигән шарт куя. Фалистинга китәр алдыннан ул Дебора Ионас дигән бер кызга өйләнергә ниятли. Дебора туташ риза була һәм Бән-Ийәһүдә, никахтан соң, хатыны алдына да шул шартны куя: моннан соң, алар иврит телендә генә сөйләшәчәкләр. Де­бора бирелеп иврит телен өйрәнә башлый һәм аның гомере шул тел белән бәйле рәвештә уза.

Бән-Ийәһүдә Фалистин туфрагына басуга, hәp очраган кеше белән ивритчә сөйләшә бaшлый. Иерусалимда үз тирәсендә сөйләм ивритны зур күләмдә тарату өчен, фәнни ысулларны уйлап чыгару өстендә эшләгән дусларын җыя. Бу төркемнең иң күренекле кешесе – ив­рит телендәге беренче физика дәреслеге авторы, Ехиель Михель Пинес була. Ләкин Бән-Ийәһүдә Михель Пинеска Фалистинда ивритны, мәсәлән, Франциядә француз теле шикелле, сөйләм теле дәрәҗәсенә күтәрү турындагы үз планын ачып сала. Аның дусты бу планны изге, ләкин нигезсез буш хыял итеп кабул итә. Бән-Ийәһүдә шундый карарга килә — аның 1882 елда туган беренче баласы фәкать ивритчә сөйләшәчәк. Пинес дусты исә, әйтеп куя: «Бу сынау нәтиҗәсендә бала акылга зәгыйфь булып үсәчәк». Бу эш, чыннан да, җиңел булмый. Баланың әнисе, ивритны яхшы белмәгәнлектән, бала белән сөйләшмәскә тиеш була. Бәхеткә каршы, баланы карар өчен, ивритта шактый яхшы сөйләшкән бер хатын-кыз табыла.

Малай табигате белән бик кызыксынучан булып үсә, үз янындагы һәрбер әйбернең исемен белергә тели һәм моның белән өйдәгеләрне гел аптыратып тора. Әтисе балага кирәк сүзен табар өчен, аны Талмудтан (Талмуд — Тәүратны ачыклаган шәрехләрдән торган күп томлы әсәр) эзли башлый. Әмма кирәк сүзләрне табу җиңел эш түгел, чөнки көндәлек әдәбиятта күп әйберләрнең һәм күренешләрнең эквивалентлары табылмый. Пинесның әйткән сүзләренә карамастан, кечкенә Итамар аек акыллы булып үсә, соңрак атаклы журналист булып таныла һәм 1902 елда Бән-Ави исеме астында Фалистин ту­рында китап чыгара. Бу изге илдәге тормыш турында ив­рит телендә беренче китаплардан санала.

Яңа сүзләр иҗат итү

Бән-Ийәһүдә, йокламыйча, төннәр буе яңа сүзләр иҗат итә. Аларны тизрәк гамәлгә кертү өчен, ул хатынын бу яки теге әйберне алырга дип, hәp иртә кибеткә җибәрә һәм хатыны hәp товарны узган төнне ире уйлап чыгарган сүз белән сорый. Шулай итеп, халык арасында яңа сүзләр таралган.

Иврит телен терелтүне нык нигездә алып барыр өчен, ул борынгы һәм Урта гасыр яһүд әдәбиятында очраган бөтен сүзләрне бик зур сүзлеккә җыярга уйлый. Бән-Ийәһүдә бу гаять зур эшкә 1900 елдан башлап, үз гомеренең шактый өлешен багышлый. Аны (сүзлек 8 мең биттән тора) фәкать Бән-Ийәһүдә үлгәннән соң, 36 ел узгач кына аның фикердәшләре тәмамлый.

Бән-Ийәһүдә көндәлек газета чыгара һәм шул газета аша бертуктаусыз үгетли: «Иврит телен­дә аралашыгыз, бу телдә өйдә дә, урамда да сөйләшегез, бу телдә мәктәпләрдә балаларны укытыгыз!»

Ихтыяр көче җимешләре

Фалистинда «Телне яңадан җанландыру» сәясәтендәге уңышлар Иерусалимнән ерак булган илдәге бер вакыйга аркасында барлыкка килде. Ул менә нидән гыйбарәт иде: 1881 елның мартында Петербургта либераль карашлы Александр II үтерелә һәм тәхеткә яңа патша — Алек­сандр III менә. Яңа патша тәхеткә утыру белән яһүдләрне эзәрлекләү башлана һәм патша чиновниклары аларга «Русиядән ычкыныгыз!» дигән «киңәш» бирәләр. Шулай итеп, яһүдләрнең күбесе Көнбатышка киткән, әмма идеалистларның кечкенә бер төркеме Фалистинга юнәлгән. Алар арасында зыялылар күп була. Бу идеалистлар, аларның милли омтылышларына муафыйк булган тел милләтчелегенең үзенчәлеген бик тиз үзләштерәләр. Үзләре ивритны зур авырлыклар бе­лән өйрәнгән булсалар да, аларның балалары инде мәктәптә иврит телендә укый башлый һәм аннары барлык бу үзгәрешләр гадәти бер хәл булып тоелган. 1890 елда иврит теле Галилеяның бөтен мәктәпләренә керә. 1896 елда Реховотта иврит телендә беренче балалар бакчасы, ә 1906 елда Тель-Авивта беренче гимназия һәм 12 елдан соң Иерусалимда яһүд университеты ачыла.

Ивритны укыткан беренче укытучылар исә, иврит телен үзләре дә яхшы белмәгән, телне үзлектән өйрәнгән кешеләр генә була. Сөйләшү өчен ивритта күп сүзләр җитми. Укучыларның ата-аналары да үз балаларына ярдәм итә алмыйлар, киресенчә, укучы балалар ата-аналарын сөйләм теленә өйрәтәләр. Мондый авыр хәлләрдә дә чигенмәгән укытучыларның үз кыйблаларында нык торулары соклануга лаек. Аларның болай ашкынып эшләве балаларның ата-аналары тарафыннан да хупланган, чөнки ата-аналар да Фалистинга килеп өр-яңа милли тормыш кору омтылышы белән яшәгәннәр.

1890 елда беренче иврит мәктәпләрен тәмамлаучы яшьләр никахлашып, яңа гаиләләрендә фәкать иврит те­лендә генә сөйләшә башлыйлар һәм аларның балалары да ивритны табигый мохиттә өйрәнә башлый.

Нәкъ менә алар – беренче иврит мәктәпләрен тәмамлаучы яшьләр, Хайфа шәһәрендә урнашкан техник институтта алман теленең хөкем сөрүенә каршы 1913-1914 елларда баш күтәргәннәр һәм яһүд оешмаларын иврит теленә өстенлек бирергә мәҗбүр иткәннәр. «Телләр сугышы»нда иврит теле җиңелмәгән, киресенчә, Фалистинда лаеклы урын яулап алган.

Бән-Ийәһүдә инглизләр тарафыннан иврит теле Фалистинның өч рәсми теленнән берсе булып танылган заманнарга кадәр яшәгән һәм үз эшенең җимешләрен дә күрү бәхетенә ирешкән.

Бән-Ийәһүдәнең зур уңышы – тарихи факт. Ул – зур акыл иясе һәм алдан күрүче иде. Ул тарих сәхнәсендә вакытында барлыкка килгән һәм тарих аның ярдәмчесе булган. Күп милләтләр өчен ул милли телнең җанлануы символы бу­лып мәңгегә калачак.

Әлбәттә, яһүд зыялыларыннан чыккан бу энтузиастлар үзләренә күрә зур каһарманлык кылганнар һәм минем дә аларга карата хөрмәтем бик зур.

Безнең татар зыялыларының күпчелеге, кызганычка каршы, андый батырлыклардан ерак тора. Югыйсә, безгә телебезне җанландырырга да кирәкми, ул исән әле, үз телебездә сөйләшүче галимнәр, язучылар да бар. Тик нигәдер, Югары Со­веттагы татар депутатлары татарча сөйләшергә базмыйлар. Аларның урыска җайлашу һәм коллык психологиясе каннарына ceңеп беткән инде, ахрысы.

Ачы хакыйкать шунда ки, бездә беренче яһүд укытучыларындагы кебек максатка фанатикча омтылыш юк. Миңа, зыялыларыбызның күпчелеге, туган теленә мөнәсәбәте буенча, тузып беткән бер рус чикмәнен ерактан ук күрүгә, татарчадан русчага күчәргә күнеккән ихтыярсыз һәм җебегән бәндәләрне хәтерләтә. Руслар үзләре дә андый татарларга эчтән җирәнеп карыйлардыр кебек тоела миңа. Әгәр шулай икән – дөрес эшлиләр.

Мәкаләмдә күтәрелгән тема бик әһәмиятле, дип уйлыйм. Аны матбугат битләрендә дәвам итүчеләр табылса, файдасы булыр иде.

Рафаэль Мөхәммәтдинов
"Безнең гәҗит"
XS
SM
MD
LG