Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәм Русия"нең Татарстан бүлеге быел 120 кешегә белем бирәчәк


Бүген Казан федераль университетында «Бердәм Русия» фиркасенең Татарстан бүлеге «Ватандашлар университеты – Идел» дигән проектын башланды. Беренче дәрестә Татарстандагы сәяси хәлләр турында республика парламенты спикеры Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул шулай ук әлеге проектның җитәкчесе дә булып тора.

Быел «Бердәм Русия» 35 яшькә кадәр 120ләп укучыга белем бирүне истә тота. Анда махсус тренинглар, мастер-класслар, киңәшмәләр, семинарлар һәм конференцияләр каралган. Әлеге дәресләрдән соң, анда катнашучылар белемнәрен арттыру турында таныклык алачак. Гомуми курс 72 сәгатькә исәпләнгән.

Оештыручылар әлеге юл белән «Бердәм Русия» фиркасе һәм «Молодая гвардия» хәрәкәте вәкилләренең һөнәри осталыгын арттыруны күздә тотуын әйтә.
XS
SM
MD
LG