Accessibility links

Кайнар хәбәр

Су басу сәбәпле Чехиянең зур өлешенә гадәттән тыш хәл кертелде


Прагада Влтава елгасы ташый
Прагада Влтава елгасы ташый
Чехия премьер-министры Петр Нечас илнең зур өлешендә гадәттән тыш хәл игълан итте. Нечас су басудан килгән зыянны бетерү өчен иң әһәмиятле чараларга 300 миллион крон (якынча 15 миллион доллар) бүләргә дигән карар чыгарды. Бу акча 2002 елда булган су басуда бирелгәнгә караганда күбрәк.

Туктаусыз яуган яңгырлар Германия, Австрия, Швейцария һәм Чехиядә су басуга китерде. Зур һәм кечкенә елгалар ярларыннан чыкты. Һәлак булучылар һәм хәбәрсез югалганнар бар.

Прагада метроның сигез станциясе ябылды. Бер хастаханәдә дәваланучылар һәм медицина хезмәткәрләре башка урынга күчерелде. Влтава елгасына якын урындагы күп йортларның һәм җәмәгать биналарының идән асларын, беренче катларны су басты. Прага зообакчасындагы хайваннарны башка урынга күчерергә әзерләделәр.
XS
SM
MD
LG