Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина оппозициясе Януковичның еллык юллама белән чыгышын таләп итә


Украина Югары радасындагы "Батькивщина" фракциясе бүген парламент эшен туктатты. Депутатлар Виктор Януковичның президент юлламасы белән чыгыш ясавын таләп итә. Конституциядә каралган бу таләпне президент инде берничә ел үтәми, әзер юллама депутатларга таратыла гына.

Кичәдән бирле 30лап депутат президиумга керешне ябык тота. Парламент башлыгы Владимир Рыбак кичәге утырышны кунаклар өчен каралган ложедан алып барды.

Оппозиция быел инде ике мәртәбә берничә канунга ризасызлык белдереп парламент эшен туктаткан иде.
XS
SM
MD
LG