Accessibility links

Мәскәүдә оппозиция йөрешендә кимендә 10 кеше тоткарланган


Мәскәүдә үтә торган оппозиция йөрешендә “Сул фронт” әләме тотып баручы кимендә 10 кеше тоткарланган. Бу хакта “ИТАР-ТАСС” хәбәр итә. Элегрәк оппозиционер Илья Яшин Твиттерда тоткарлаулар турында хәбәр иткән иде.

Полиция, прокуратура күрсәтмәсе белән, “Сул фронт” әләмнәре җилфердәмәскә тиеш дип таләп иткән. Апрель аенда прокуратура таләбе белән “Сул фронт” эшчәнлеге туктатылган иде. Активистлар полиция таләбенә буйсынмаган һәм аларны тоткарлаганнар.

Азатлык радиосы хәбәрчесе белдерүенчә, сәяси тоткыннарга теләктәшлек белән үтүче “Сезнең һәм безнең ирек өчен!” йөрешендә биш меңләп кеше катнаша. Алексей Навальный, Михаил Касьянов, Владимир Рыжков һәм Илья Яшин колонна алдыннан килә.

Йөрештә катнашучыларның кулларында “сазлык эше”ндә гаепләнүчеләргә теләктәшлек белдергән язулар һәм алар хөкүмәткә протест белдереп шигарләр әйтә.

Петербурда хакимиятләр оппозициягә йөреш үткәрергә рөхсәт бирмәде, анда “Митинг түгел” дигән чара үтә. Активистлар бер кешелек пикетка чыкты һәм алар сәяси тоткыннарны яклап листовкалар тарата.

Бүген Ростовтагы Дон һәм Русиянең башка шәһәрләрендә, шулай ук Германия һәм Франциядәге Русия илчелеге каршында пикетлар планлаштырылган.
XS
SM
MD
LG