Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран яңа президент сайлый


Тәһранда тавыш биргәннән соң Иранның югары рухи җитәкчесе аятулла Али Хаменеи
Тәһранда тавыш биргәннән соң Иранның югары рухи җитәкчесе аятулла Али Хаменеи
Иранда бүген президент Мәхмүт Әхмәдиниҗат урынына киләчәк яңа президентны сайлыйлар.

Бүген Тәһранда тавыш биргәннән соң Иранның югары рухи җитәкчесе аятулла Али Хаменеи АКШның бу сайлауның демократик рәвештә узуына шик белдерүен кире кагып, алай сөйләүчеләр “җәһәннәмгә китсен”, диде.

Фикер белешүләр реформа тарафлы кайберәүләр яклаган уртачыл дин әһеле һәм элекке атом сөйләшүләре вәкиле Хәсән Роһани белән кадимче намзәт, Тәһранның хәзерге мэры Мөхәммәт Бакер Калидафның җиңү мөмкинлекләре бер чама булуын күрсәтә.

Сайлауда шулай ук Инкыйлаб сакчылары шурасы раслаган тагын дүрт кадимче намзәт катнаша.

Бүген намзәтләрнең берсе дә күпчелек тавышларны җыя алмаса, иң күп тавыш җыйган ике намзәт 21 июньдә икенче тур сайлауга чыгачак.

Биш ел элек Әхмәдиниҗатның президент кәнәфиенә киңкүләм хәрәмләшүләр аша килүенә ризасызлык белдерүчеләрне полиция көч белән бастырган иде.
XS
SM
MD
LG