Accessibility links

Кайнар хәбәр

Раяз Фасыйхов: "Миңа урыс дип карамасыннар"


Раяз Фасыйхов: "Уңыш – ул тәҗрибә, вакыт белән килә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:49 0:00

Раяз Фасыйхов: "Уңыш – ул тәҗрибә, вакыт белән килә"

Җәй башында җырчы Раяз Фасыховның “Тукта, вакыт” дип исемләнгән альбомы чыкты. Шул уңайдан "Кызган таба" Раяз белән әңгәмә корды.

Җәй башында җырчы Раяз Фасыховның “Тукта, вакыт” дип исемләнгән альбомы чыкты. Бу аның өченче CD һәм дүртенче DVD җыентыгы икән. Шул уңайдан "Кызган таба" Раяз белән әңгәмә корды. Җырчы белән интернет пиратлыгы, социаль челтәр, дөньяга караш, Путинның аерылуы, уңыш сере кебек мәсьәләләр турында сөйләштек.

– Раяз, шушы көннәрдә яңа альбомың дөньяга чыкты, бүген җыр җыентыгы чыгару кирәксез гамәл кебек, модадан төште түгелме? Синең кебек җырчыга альбом чыгару нәрсә ул?

– Җыр җыентыгы ул – җырчының визит карточкасы. Альбом белән акча да эшләнми, ул күпмедер вакыт арасында җыелган иҗатыңны дөньяга чыгару. Бүген интернет белән көрәшү мөмкин түгел диярлек, син җыентык чыгарганчы кайбер җырларың инде пәрәвездә әйләнә.

Каян керә соң ул җырлар, сез бит инде җыр язучыларга, аранжировщикларга беркемгә бирмәскә дип әйтәсез?

– Сер түгел, без хәзер күп очракта флешкалар кулланабыз. Менә алар аша җырлаганда яки күчергәндә кемдер үзенә эләктереп калырга мөмкин.

Альбом чыгарганчы яңа җырларның интернетка чыгуның сезгә зыяны бармы?

– Ике яклап карарга була. Яхшы ягы, минем җырларым халык арасында әйләнә, хәтерләреннән төшми. СD дискны берничә кеше генә сатып алырга мөмкин. Бүген шундый күренеш күзәтелә, Земфира альбом чыгарды да шул ук көнне җырларны интернетка кертте. Чөнки пәрәвездәге пиратлык белән көрәшү файдасыз, мәгънәсез гамәл. Безнең җыр җыентыклары чыгару алга таба интернет вариантка калырга мөмкин. Ул очсызракка да төшәчәк дип уйлыйм. Продюссерлык үзәге белән интернет провайдерлар килешү төзесә, чит илдәге кебек тыңлаучы һәрбер җырны суыртып алыр өчен акча түләячәк. Бүген бит кемдер минем альбомны сатып ала да тулысы белән интернетка кертә, бу гамәл белән килешмәс идем. Алга китеш, индустриализация дип әйтәбез икән, ул канунга таянып, мораль яктан да, материаль яктан да дөрес итеп эшләнергә тиеш. Беренче сорауга әйләнеп кайтсак, интернетта җырларым булу минем өчен бары плюс кына.

Син социаль челтәрләрдә бармы? Андагы ялган Раязларга нәрсә диярсең?

– Вконтактеда утырам. Минем исемнән утыручыларны аңлый алмыйм, бер чирдер инде ул. Хәзер бит аларны бетереп була, пәрәвездәге битеңне ачып үзеңне фотога төшереп сайт идарәсенә җибәрәсең дә, алар ялганнарын үзләре бетерә.

Вконтакте вакытны ала диләр, син анда утырырга вакыт табасыңмы?

– Табам, гейджиклар, телефоннар кулда бит, айфон, андроид системнары дисеңме, барысында да интернет бар. Без утырган бинада да вай-фай эшләп тора. Кул астында булган сайтка тиз генә кереп чыгуның бернәрсәсе юк.

Татар сайтларын карыйсыңмы, кайсыларын беләсең? Күптән түгел матбугат.ру да әңгәмәң чыкты, карадыңмы?

– Ул сайтны беләм, кергәнем бар, тик әңгәмәне карамадым. Беләм, күп татар сайтлары эшли. Бик еш кулланам татар җырлары текстлары булган сәхифәне, мин аның исемен хәтерләмим, яндекста "татар җырлары текстлары" дип язгач чыга ул.

Кайвакыт синнән дөньяда барган теге яки бу вакыйгага карата фикер сорарга мөмкиннәр, син алар өчен мәгълүматны каян аласың, реаль тормыш сиңа үзе ишеттереп торамы?

– Булган фикерне әйтү кыен түгел.

Мәсәлән, күптән түгел Владимир Путин белән Людмила Путинаның аерылу хәбәренә халык шаулап алды. Син аны ишеттеңме?

– Бу хәбәрне яңалыклардан ишеттем. Татарлар: "Балык башыннан чери" диләр. Аңа карап зур түрәләр, аңа яраганны безгә ярамый мени, дияр. Мин татар буларак бу хәлгә бер төрле карыйм, Путин урыс буларак – башкача. Шуңа да кемгәдер бәя бирмәскә, аларны телгә алып сөйләмәскә тырышам. Урысча яраткан сүзем бар: "Не суди, судим не будешь". Ул аның эше, эшләгәнен эшләгән, димәк шулай кирәк.

Алдагы сорауны үстерәм, дөньяга карашыңны ничек киңәйтәсең? Нинди алымнар белән фикереңне баетасың?

– Миңа аралашкан тирәм бик яхшы тәэсир ясый. Алар дәрәҗәле кешеләр, фикер-уйларына колак салып үзем дә кызыксынып китәм, теге яки бу сорауларга интернеттан, китаплардан җавап эзли башлыйм. Бүгенге халәтем эзләнергә, дөньяга карашны баетырга этәрә. Яхшы җырлап кына башыңда фикер булмаса хөрмәт тә, игътибар да булмаячак. "Буш куык" булсаң син дөньядан артта калачаксың һәм түбән дәрәҗәле җырчыга әйләнәсең.

Син авылдан чыккан егет буларак, күпләр характерыңа, үз-үзеңне тотышыңа соклана. Без дә синең шәһәргә килгән вакытларыңны хәтерлибез. Ничек син авылдан килеп үзеңне шулай ирекле, ышанычлы, тиешле дәрәҗәдә тота алдың?

– Беренчедән, ул гаилә тәрбиясеннән килә. Әти-әниләремә чиксез рәхмәтлемен. Гаиләдә демократия булды, анда без чын мәгънәсендә үстек. Һәр бала, һәр гаилә әгъзасы үз фикерен тартынмый әйтә алды. Син төпчек малай, син кечкенә бала, эндәшми тор әле, дигән сүз булмады. Кечкенәдән сәхнәдә булдым. Күп кешеләр белән аралашырга, күрешергә туры килде, сәхнәдәге тотышым шуңа карап үзгәрде. Тәвәккәллегем еллар белән килгән тәҗрибә. Кайвакыт хаталар да китте. Артыгы китмәсен иде дип үзеңне контрольдә дә тотасың. Уңыш – ул тәҗрибә, еллар, вакыт белән килә.

Димәк, Раяз Фасыйховка уңыш тиз генә бирелмәде?

– Юк әлбәттә. Без бит урамнан табылып, киендереп, матурлап, "мә сиңа җыр, башкарып кара әле" дип җырлый башламадык. Мин үзем өчен сөенәм, Аллаһка, язмышыма рәхмәтлемен. Кечкенәдән шушы талантны ачарга ярдәм иткән әти-әниемә Алланың рәхмәте яусын. Шулай ук тәрбиячеләремә, укытучыларыма рәхмәтемне җиткерәм. Аерым алганда, Венера ханым Ганиевага рәхмәтлемен, җырчы буларак та, шәхес буларак та керткән өлеше бик зур.

Син һәр әңгәмәдә үзеңнең милли җанлы булуыңны әйтә килдең, еллар үтү белән фикерләрең үзгәрмәдеме?

– Юк, бүген дә мин дөньяның кайсы гына почмагына бармыйм, иң беренче итеп татарча исәнләшәм. Аңламаган очракта гына уртак тел эзлим. Миңа урыс дип карарга тиеш түгелләр.

Раяз Фасыйхов: "Миңа урыс дип карамасыннар"
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:32 0:00
XS
SM
MD
LG