Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мурсига сишәмбегә кадәр эшеннән китү таләбе куелды


Мисырда каршылык чараларын оештыручы оппозиция хәрәкәте ил президенты Мөхәммәт Мурсига сишәмбегә кадәр үз урынын бушату таләбен куйды.

Rebel (Гысьянчы) хәрәкәте хәбәр итүенчә, бу таләпне яклап 22 миллион кеше имза куйган.

Мисырда якшәмбе көнне узган каршылык чараларында полиция белән демонстрантлар арасында чыккан бәрелешләрдә ким дигәндә биш кеше һәлак булган, 600дән артыгы төрле җәрәхәтләр алган.

Каршылык чаралары “Мөселман кардәшләре” ислам хәрәкәтенә таянучы Мөхәммәт Мурсиның президент вазифасына керешүенә бер ел уңаеннан оештырылды. Бу Мисыр тарихында иң күп халык җыелган акция булды.

Мурси президент сайлауларында үткән елны май аенда җиңгән иде.
XS
SM
MD
LG