Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның ике хәрби корабы Мисыр ярына якынлашты


АКШның ике хәрби көймәсе Мисырның Кызыл диңгез яр буена якынлашты. Бу хакта Reuters АКШ диңгез пехотасы җитәкчесе генерал Джеймс Амос сүзләренә таянып хәбәр итә. Сүз “Сан-Антонио” амфибия догы һәм “Кирсардж” кораб-амфибия турында бара.

Гадәттә АКШ Хәрби диңгез көчләре американ ватандашларын тиз генә низаглы төбәктән алып китү мөмкинлеге булсын өчен анда хәрби кораблар җибәрә.

Вашингтонда чыгыш ясаган Амос Мисырдагы вәзгыятьнең анык булмавын сәбәп итеп, бу көймәләр белән нәрсә булырга мөмкинлеген тәфсилләмәде.
XS
SM
MD
LG