Accessibility links

Кайнар хәбәр

The Guardian: Сноуденда бик әһәмиятле яшерен мәгълүмат бар


АКШ Үзәк күзләү идарәсенең элекке хезмәткәре Эдвард Сноуден АКШ өчен “котычкыч” булачак мәгълүматка ия. Бу хакта The Guardian британ газетасы журналисты Гленн Грнеальд La Nacion аргентин газетасына белдерде. Аның сүзләренчә, Сноуден Вашингтонга зыян китерәчәк кайбер мәгълүматны җәмәгатьчелеккә чыгармаска булган.

Җомга көнне Русия хокук яклаучылары белән очрашуы вакытында Сноуден Русиядә сәяси сыену алырга өметләнүен әйтте.

Июнь ае башында АКШның яшерен күзләү програмнарын матбугатка чыгарганнан соң Сноуден Һоңкоңга качкан иде. Вашингтон аны АКШка тапшыруны таләп иткәннән соң ул аннан Мәскәүгә китәргә мәҗбүр булды.
XS
SM
MD
LG