Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиадада җиңгән Казан спортчылары өчләтә бүләкләнә


Универсиадада җиңгән Казан спортчылары өчләтә бүләкләнә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:02 0:00

Универсиадада җиңгән Казан спортчылары өчләтә бүләкләнә

18 июльдә башкала мэры Илсур Метшин Казан Ратушасында Универсиадада уңышка ирешкән спортчылар белән очрашты. Универсиадада җиңгән Казан спортчылары бүләкләнү ягыннан Мәскәүләрдән отышлы чыкты.

Казан Универсиадасында Русия җыелмасындагы 672 спортчының 51е Татарстан данын да яклады. Боларның 42-се Казанныкы һәм шуларның 34-е 19 спорт ярышында төрле дәрәҗәдә медаль алуга иреште, дип белдерде Казан башлыгы үз чыгышында.

Илсур Метшин Казан Универсиадасында Русия җыелмасы ирешкән уңышны Советлар Берлеге чорында ил җыелмасының дөнья беренчелекләрендә ирешкән уңышларына тиңләде һәм спортчыларга, аларның остазларына, әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткерде.

Уңыш дигәннән Универсиада ярышларында алты авырлык категориясендә дә алтын медальләрне Татарстанда калдырган татарча көрәшчеләр такымы ирешкән уңышны күпләр зурлап телгә алды.

Шул чемпионнарның берсе – 80 килограмга хәтле авырлыкта алтын медаль алган Илнар Галиев, Универсиада ярышларына татарча көрәш төренең кертелүен татарча көрәш төрен үстерү юнәлешендәге бик зур адым дип бәяләде.

"Универсиадада җыелма такымның барлык көрәшчеләре дә алтын медаль казанып, бар дөньяга татарча көрәшне иң яхшы яктан күрсәткәнбездер, дип ышанасы килә. Бу уңышыбыз белән без кешеләрдә татарча көрәшкә карата мәхәббәт уятканбыздыр мөгаен", дип белдерде ул.

Шуны да әйтергә кирәк, Русия Казан Универсиадасында алтын медаль алучыга 168 мең, көмешкә 84 мең, бронза медаль алучы спортчыга 50 мең сум акчалата бүләк вәгъдә итте. Татарстан исә моңа өстәп республика спортчысына алтын медаль өчен 150 мең, көмеш алучыга 90 мең, бронза медаль алучыга 60 мең түли. Казан мэриясы да Универсиадада чыгыш ясап башкалага дан китергән спортчыларны онытмаячагын ачыклады. Уңышка ирешкән Казан спортчыларыннан алтын медаль алучыларга 130 мең, көмеш алучыларга 80 мең һәм бронза медаль алучыларга 50 мең сумлык акчалата бүләк тапшырылачак.

Шулай итеп Универсиадада алтын медаль алган Казан спортчысы 448 мең, көмеш алучы 254 мең, бронза алучы 160 мең сумлык акчалата бүләккә лаек булды.
XS
SM
MD
LG