Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада “Свобода” Путинны һәм Кириллны протест чарасы белән каршы ала


Патриарх Кирилл һәм Владимир Путин
Патриарх Кирилл һәм Владимир Путин
Русия президенты Владимир Путин һәм Рус православ чиркәве башлыгы патриарх Кириллның Киевка сәфәре уңаеннан Бөтенукраина “Свобода” берләшмәсе протест чарасы үткәрергә җыена. Бу хакта “Независимая газета”га “Свобода”дан халык депутаты Андрей Ильенко хәбәр иткән.

Путин һәм Кирилл Киев Русен чукындыруга 1025 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк бәйрәмгә киләчәк, дип хәбәр ителә. Ул 27-28 июль көннәрендә үтә.

“Бу гадәти чара булачак. Без аны күп еллар үткәреп киләбез. Чара Рус православ чиркәве башлыгы Украинага килгәндә оештырыла. Мәскәүнең “рус дөньясы” эмиссарлары булган урыннарга якын җирдә пикетлар оештырылачак”, ди Ильенко.
XS
SM
MD
LG