Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пәнҗешәмбе Казанда өч чара үтте


Пәнҗешәмбе көнне Татарстан башкаласында хакимиятләр белән килешенгән өч чара үтте.

Кырыклап коммунист Русия фәннәр академиясендәге үзгәрешләргә һәм торак-коммуналь хуҗалыктагы реформаларга протест белдерде.

"Кеше хокуклары өчен марафон - 2013" тә катнашучылар Казанга килде. Ул 2 июльдә Кыргызстан башкаласы Бишкәктә башланган иде, Русия шәһәрләрендә үтте, алга таба Украинага китәчәк. Бу чараны "Яшьләр - кеше хокуклары өчен" хәрәкәте оештырды.

Егермеләп кеше оппозициядәге Алексей Навальный һәм эшмәкәр Петр Офицеровка карата чыгарылган гаепләүгә каршы пикет үткәрде. Чараны оештыручылар куйган чатырга шулай ук 2012 елның 6 маенда Мәскәүнең Сазлык мәйданындагы тәртипрсезләкләрдә катнашучыларны гаепләүгә каршы шигарләр эленгән иде.
XS
SM
MD
LG