Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Агора” Кама Тамагында Сопатовны үтерүне тикшерүне контрольгә алды


Игорь Сапатов
Игорь Сапатов
18 июль көнне Кама Тамагы районы Тәмте авылында атып үтерелгән активист Игорь Сапатов эшен тикшерүне төбәкара хокук яклау оешмасы “Агора” контрольгә алды.

“Агора” Сапатовның туганнары бү фаҗигане аның иҗтимагый эшчәнлеге белән бәйли дип белдерә. Туганнары “Агора”га ул күп еллар авылда канун нигезендә тияргә ярамаган табигать почмагына коттеджлар төзүгә каршы чыкты, дип сөйләгән.

Бу җинаятьтән соң Азатлык радиосына Кама Тамагындагы икенче бер активист Наил Сиразаев та Сапатовның ул якларга килеп җирләргә хуҗа булган “Сувар” белән каршылыкка керүен белдергән иде.

“Агора” юристы Андрей Сучков сүзләренә, алар җинаятьне тикшерү маддәсен, үтерү яллап эшләнгән һәм һәлак булучының иҗтимагый эшчәнлеге белән бәйле, дип үзгәртүне максат итеп куйган. Аннан да кала атып үтерелгәнгә кадәр Сапатовка булган һөҗүмне тикшерүне ахырына җиткермәгән хокук саклау хезмәткәрләрен җаваплылыкка тарттыру да “Агора”ның максаты.
XS
SM
MD
LG