Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие Appleны татарчага тәрҗемә итүне сорап хат юллады


Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин Applе эшләү системасын татар теленә тәрҗемә итүне сорап Appleның Русиядәге вәкиллеге җитәкчесе Питер Энгроб Нильсенга хат юллады.

«Татарлар Русиядә сан нигезендә икенче халык һәм алар үз тарихи ватаннарында гомер кичерә, татар телен дөньдагы төрки телле 200 миллионлап кеше аңлый. Татар әлифбасы урысныкында булмаган берничә хәрефкә ия һәм шул сәбәпле безнең милләт халкы хәбәрләр язганда кайбер авырлыклар кичерә», диелә мөфтинең хатында.

Камил хәзрәт сүзләренчә, iOS Appleның яңа версиясе интерфейсын татар теленә тәрҗемә итү Русия һәм бар дөньяда ширкәтнең җитештергән әйберләрен танытуны арттырачак. Ул шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең әлеге эштә һәряклап ярдәм итәргә әзерлеген әйтә.
XS
SM
MD
LG