Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа янында агач эшкәртү төзелешенә каршы чатыр шәһәрчеге корылды


Уфа янындагы берничә авыл һәм шәһәр кешеләре Уфа янында Австриянең Kronospan ширкәтенең агач эшкәртү корылмасын төзүгә ризасызлык белдереп төзелеш буласы урынга чатырлар шәһәрчеге корды.

Протест белдерүчеләрнең җитәкчесе Роберт Галиев әйтүенчә, төзелешне вакытлыча туктатуга ирешкән әлеге төркем хәзер үзләрен төзелеш документлары, шул исәптән экологларның бәяләмәсе белән таныштыруны таләп итә. Чарада катнашучылар бу төзелеш үзләре яшәгән төбәктә экология торышын начарайтачак, дип борчыла.

Галиев әйтүенчә, шәһәрчектә хәзер утызлап чатыр бар. Анда 50-ләп кеше алмашып сакта тора. Протест белдерүчеләр чатырлар санын 300-гә җиткерергә тели.

Галиев якын тирәдәге кешеләрнең азык-төлек, япмалар, утын белән ярдәм итүен белдерде. Аның сүзләренчә, бу урында инде өч мәртәбә халык җыены узган, соңгысына 3 августта ике меңнән артык кеше җыелган.
XS
SM
MD
LG