Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Йәмәннән үз ватандашларын чыгара


Кушма Штатлар үзенең Йәмәндәге оешмалары хезмәткәрләрен аннан чыгара һәм бу илдә террор гамәлләре булырга мөмкин дип АКШ ватандашларына Йәмәннән китәргә киңәш итә.

АКШ дәүләт департаменты сишәмбе көнне шундый белдерү таратты. Соңгы көннәрдә Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка илләрендә АКШның дистәләгән дипломатик вәкилчелекләре ябылган иде. Британия, Франция, Германия һәм Норвегия дә кайбер илләрдәге илчелекләрен вакытлыча япты.
XS
SM
MD
LG