Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Мәскәү саммитына җыенуын раслады


Барак Обама
Барак Обама
АКШ президенты Барак Обама бу көздә Петербурда үтәчәк Егермелек очрашуында катнашырга җыенуын раслады.

Обама бу турыда сишәмбе кичендә АКШның NBC телевидение каналына белдерде. Әмма ул Русия президенты Владимир Путин белән аерым очрашырга җыену-җыенмавын әйтмәде. Обама шулай ук АКШтан качкан күзләү хезмәткәре Эдвард Сноуденга Мәскәүнең вакытлы сыену бирүенә ризасызлыгын белдерде.

Обама әйтүенчә, Русия вакыт-вакыт Салкын сугыш чорындагыча фикерләүгә кайтып ала. Ул Путинга үткәннең инде артта калганлыгын һәм киләчәк, нәтиҗәлерә хезмәттәшлек турында уйларга кирәклегенә әйтергә җыенуы турында да белдерде.
XS
SM
MD
LG