Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски 297 еллыгын билгеләде


Туй кортежының 20 лимузиннан торуы да дөнья рекорды дип шәһәр көненә чаклы ук матбугат чаралары шау-гөр килде.
Туй кортежының 20 лимузиннан торуы да дөнья рекорды дип шәһәр көненә чаклы ук матбугат чаралары шау-гөр килде.

Омскилар узган ялда чираттагы Шәһәр көнен бәйрәм иттеләр. Бәйрәм быел да күләмле булды һәм күңелле узды.

Омскиның 297 еллыгы уңаеннан шәһәр күләмендә 87 чара оештырылды. Шәһәрнең урамнарын, бакча-паркларын тутырып халык бәйрәм итте. Кемнәрдер "Флора" чәчәкләр күргәзмәсендә хозурланды, кемнәрдер автошоу карап дулкынланды, күпләрне дөньяда иң озын фата киеп кияүгә чыккан кәләш кызыксындырды.

Татьяна Филатова дөньяда иң озын фата белән
Татьяна Филатова дөньяда иң озын фата белән
Шәһәр көнендә халыкны шаккаттырырга теләгән омскилы Татьяна Филатованың озынлыгы 3686 метр, авырлыгы 90 кг булган фатасы дөньяда иң озын дип танылды һәм Гиннесс рекордлар китабына кертелде. Кәләш бөркәнчегенең бәясе 200 мең сум. Омски мәдәният департаментының мәдәни-ял бүлеге башлыгы Майнур Карымова сүзләренчә, фата әзерләүгә тотылган чыгымнарны иганәчеләр түләгән. Туй кортежының 20 лимузиннан торуы да дөнья рекорды дип шәһәр көненә чаклы ук матбугат чаралары шау-гөр килде.

Омскиның 297 еллыгы тагын бер үзенчәлеге – бу көнне шәһәрдә хәмер сатылмады. Бу гамәл нәтиҗәсез булмады: бәйрәм чаралары үткәрелгән урыннарда исерекләр күзгә чалынмады.

Милли-мәдәни оешмалар шәһәр көнендә гадәттәгечә милли мәдәниятләр бәйрәмендә булдылар. Шәһәрнең үзәк ял паркында утыз милли утар корылды. Татар милли-мәдәни мохтарияте утарында кунаклар өзелмәде, калфак, түбәтәй киеп рәсемгә төштеләр, чәк-чәк белән сыйландылар, оешманың эшчәнлеге белән кызыксындылар.
Татар утары
Татар утары


Паркның зур сәхнәсендә дүрт сәгатьтән артыкка сузылган концерт барды. Анда төрле телләрдә җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Оешмалар җитәкчеләренә шәһәр башлыгы Вячеслав Двораковский рәхмәт хатлары тапшырды. Татар милли-мәдәни мохтарияте аеруча актив эшләүче оешма буларак билгеләнде.
Концертта татар җыры да яңгырады
Концертта татар җыры да яңгырады
XS
SM
MD
LG