Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү һәм Петербурда мигрантларны яклау акциясе узачак


Бүген Мәскәүнең Страстный бульварында “Гражданское содействие” комитеты мигрантларны яклап пикет уздыра. Алар хакимиятнең миграция сәясәтенә протест белдерергә җыена.

Июль азагыннан бирле Русиянең күп кенә шәһәрләрендә рөхсәтсез мигрантларны тоткарлау чаралары бара. Мәскәүдә алар өчен махсус лагерь да оештырылды. Шундый ук үзәк тиздән Казанда да ачылырга тиеш.

“Гражданское содействие” комитеты башлыгы Светлана Ганнушкина ватаннарына куылырга итешле мигрантларны канунсыз лагерьдә тотуга җинаять эше ачуны таләп итеп тикшерү комитеты һәм баш прокуратурага мөрәҗәгать юллады.

Петербурда бүген шулай ук ялгыз пикетлар узачак. Ул федераль миграция хезмәте бинасы янында узачак. Аны оештыручы “Содействие” хәрәкәте “Бүген мигрантлар – иртәгә без”, “Коллар белән түгел, ә колчылык белән көрәшергә”, “Концлагерь – русиялеләр кунакчылыгы йөзе”, дигән шигарьләр белән чыгарга җыена. .
XS
SM
MD
LG