Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ бинасын яндырырга теләгән казанлылар төрмәгә хөкем ителде


Бүген Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе экстремист скинхедлар җәмгыятенә кергән Дмитрий Новиков, Петр Ермолаев, Александр Никитин һәм Эльвира Поломошновага хөкем карары чыгарды.

2011 елның ноябрендә әлеге егетләр Казанның Карл Маркс урамында урнашкан Бөтентатар иҗтимагый үзәге бинасын яндырмакчы булган, әмма алар үз гамәлләрен ахыргача башкарып чыга алмый. Ут төртү урынына барганда Ермолаев һәм Никитинны полиция хезмәткәрләре тоткарлый.

Әлеге җәмгыятькә кергән Эльвира Поломошнова Казанның Авиатөзелеш районы мәхкәмәсе бинасында шартлау булачагы турында ялган мәгълүмат бирә. Шулай ук тумышы белән Кавказдан булган кешегә пычак белән һөҗүм итә.

Әлеге дүрт казанлыга да ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарылды. Кайберләре шулай ук дәүләт казнасына штраф та түләргә тиеш булачак.
XS
SM
MD
LG