Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада 6 телдә "Ихлас Шәриф" җыентыгы чыкты


Башкортстан мөселманнарының дини идарәсе ислам мәдәниятенә ярдәм итү фонды белән бергә "Ихлас" мәчетенең 15 еллыгына туры китереп "Ихлас Шәриф" исемле альманах чыгарды. 112 биттән торган җыентык бер мең данә булып нәшер ителгән, алты телдә (татар, башкорт, рус, гарәп, төрек һәм инглизчә) басылган.

Мөселманнарның дини идарәсе хәбәр итүенчә, җыентыкта "Ихлас" мәчетендә узган зур чаралар, андагы имамнар, мәчет каршындагы Вил Казыханов исемендәге бөтенрусия тәрбия мәктәбе эшчәнлеге, ислам нигезләре, гарәб теле дәресләре турында язылган.

Альманахның баш мөхаррире мәчет имамы Мөхәммәт Галләм. Басманы елына бер чыгару планлаштырыла.
XS
SM
MD
LG