Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юл казасында Мамадышның "Рәхмәт" мәчете имамнары һәлак булды


"Мәскәү-Уфа" юлында машина казасында һәлак булган дүрт кешенең икесе - Мамадыш районының "Рәхмәт" мәчете имамнары (1976 елгы) Әлфит хәзрәт Җамалетдинов һәм (1963 елгы) Исмагыйл хәзрәт Гаянов, дип хәбәр ителә.

Татарстанның мөселманнарының дини идарәсе һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашып белдерү ясады. 19 август олы юлда җиңел машина зур йөк машинасы белән бәрелеште.

Җеназа чыгымнарын дини идарә үз өстенә алды.
XS
SM
MD
LG