Accessibility links

Төркия премьеры Мисырда Мурсине хакимияттән алуда Израилне гаепләде


Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган 3 июльдә Мисырда президент Мөхәммәд Мурсине хакимияттән бәреп төшерү өчен чаралар оештыруда Израилне гаепләде. Үзе җитәкләгән Ак партия алдында чыгыш ясап, Эрдоган, Мурсины хакимияттән читләштергән хәрбиләрне Израил оештырган булуы ихтимал, диде. Бу сүзләрен ул 2011 елда Израил юстиция министрының Франциядәге җыенда ясаган форумда әйткәннәре белән дәлилләде.

"Министр ул чакта "Мөселман кардәшлеге" сайлауны җиңсә дә хакимияттә кала алмаячак, дигән иде", диде Эрдоган.

Мурси беренче демократик сайлауда президент итеп сайланды һәм 2012 елның июнь аенда ант китереп эшли башлады. Бер ел узгач ул меңләгән кеше катнашында узган урам җыеннары нәтиҗәсендә хакимияттән читләштерелде.

Төркия Мурсине яклап чыгучыларга каршы көч куллануны кискен тәнкыйтьләп чыкты. Полиция белән бәрелешләрдә "Мөселман кардәшлеге" берлегеннән 900ләп кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG