Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан юлларында уртача көненә ике кеше һәлак була


19 августта Мамадыш районында булган юл казасы
19 августта Мамадыш районында булган юл казасы

Татарстанда августның 20 көнендә генә дә 350 юл һәлакәте теркәлде һәм аларда 42 кешенең гомере өзелде, 433 кеше яраланды.

Көненә уртача ике кеше юл казаларында һәлак була дигән сүз. 20 августта да республика юлларында ике кеше үлде. Алабуга районында “ВАЗ-21099” машинасын йөртүче рөхсәт ителгәннән югарырак тизлектә барганда юл кырындагы тимер киртәләргә бәрелеп каза урынында ук һәлак булган.

Шул ук көнне бераз соңрак Чаллы-Сарман юлында “ВАЗ-2113” машинасын йөртүче шулай ук зур тизлектә барганда хата ясый һәм машинасы белән әйләнеп каплана. Өстәвенә ул иминлек каешын да эләктермәгән була. Аның гомере бераз соңрак хастаханәдә өзелә.

19 августта Мамадыш районында исә шулай ук Русиядә ясалган ВАЗ-2114 машинасы алда барган икенче бер машинаны асфальттан чыгып уң яктан узганда юл белән элемтәне югалта һәм каршыга килүче йөк машинасына бәрелә. Нәтиҗәдә җиңел машинадагы дүрт кеше һәлак була, сигез яшьлек бер кыз бала яраланып хастаханәгә салына. Баланың гомеренә инде куркыныч янамый, дип хәбәр ителә. Йөк машинасын йөртүченең сәламәтлегенә зыян килмәгән.

XS
SM
MD
LG