Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Сүриядән киткән балалар саны миллионга җитте


Сүриядә барган кораллы низаг сәбәпле илдән киткән балалар саны миллионга җитте. Бу хакта БМОның балалар вакыфы ЮНИСЕФ һәм БМОның качаклар бүлеге белдерә.

Илдә калган тагын ике миллион бала һәм үсмернең үзләренең йортларыннан башка җиргә китәргә мәҗбүр булганлыгы да әйтелә. Халыкара белгечләр белдерүенчә, ике ярым ел дәвамында барган кан коюдан качып ике миллионга якын кеше илдән китәргә мәҗбүр булган.

БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун, Көньяк Кореяга сәфәре вакытында, Сүрия хакимиятен, якларның химик корал куллану хәбәрләрен тикшерергә килгән, халыкара белгечләргә булышлык күрсәтергә чакырды. Химик корал кулланудан 500-дән алып 1300-гә кадәр кеше һәлак булган дип белдерүләр булды. Пан Ги Мун Сүрия хакимиятеннән бу корал кулланылган дип шикләнелгән урыннарга БМО белгечләрен кертүне сорады.

"Химик корал куллану халыкара хокук нормаларын бозу булып тора", ди Пан Ги Мун. Һәм кешелеккә каршы булган мондый җинаять артында торучыларның җавап бирергә тиешлеген ассызыклады.
XS
SM
MD
LG