Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәшәр Әсад химик корал куллану гаепләвен кире какты


Бәшәр Әсад "Известия" газеты сорауларына җавап бирә.
Бәшәр Әсад "Известия" газеты сорауларына җавап бирә.
Сүрия президенты, Көнбатышның илдә барган ватандашлар сугышында Бәшәр Әсад гаскәрләре химик корал кулланган дип гаепләвен сәясәтләштерелгән, диде.

"Известия" газетында басылган әңгәмәдә Әсад Сүриядәге вәзгятьне "үзгәрешләр таләбе белән үтүче халык инкыйлабы түгел. Бу террорчылык" дип атады. Әсад, Сүриядәге хәлләргә АКШ хәрби яктан кушыла икән, аны уңышсызлык көтә дип белдерде.

Сүрия низагына Вашингтонның катнашу мөмкинлеге турындагы хәбәрләргә Русия җитди борчылу белдерде. Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри белән телефоннан сөйләшкәндә, Сүриядәге хәлләрне җайга салу өчен оештырылачак халыкара конференциягә әзерлек өчен башкарылган Русия һәм АКШ тырышлыкларын юкка чыгарачак, дип белдерде.

Бүген Сүриядәге БМО белгечләре Димәшк тирәсендә химик корал кулланылган дип шикләнелгән урыннарга барачак.

"Чикләрсез тибиплар" мәгълүматларына күрә, Димәшк хастаханәләрендә 355 кеше вафат булган. Алар узган атнаның чәршәмбесендә агулану билгеләре белән хастаханәләргә китерелгән иде.
XS
SM
MD
LG