Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондон Сүриягә хәрби чараларның легальлеген раслаган документ игълан итте


Сүрия хөкүмәте көчләре Димәшк тирәсендә
Сүрия хөкүмәте көчләре Димәшк тирәсендә
Пәнҗешәмбе көнне Британия хакимияте, юристларның БМО Иминлек шурасы карарыннан тыш та Сүрия президенты Бәшәр Әсад режимына каршы хәрби чаралар башлау мөмкинлеген күрсәткән хисабын тәкъдим итте.

Шулай ук пәнҗешәмбе Британия махсус хезмәтенең 21 август көнне Сүрия башкаласы Димәшк янында химик корал кулланылу турындагы нәтиҗәләре игълан ителде. Анда бу гамәлне Сүриянең хәзерге хакимияте оештырган булу “мөмкинлеге зур” диелә. Әлеге документлар Британия парламентында Сүриягә багышланган дебатлар алдыннан дөнья күрде.

Чәршәмбе көнне БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун, химик корал куллану мөмкинлеген тикшергән БМО белгечләре Сүриядән шимбә китәчәк, диде.

АКШ президенты Барак Обама кичә телевидение белән әңгәмәдә үзенең Бәшәр Әсад режимына каршы әлегә хәрби чаралар башлау карары кабул итмәвен белдерде. АКШ белдерүенчә, Сүриядә химик коралны хөкүмәт көчләре кулланган.
XS
SM
MD
LG