Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный Мәскәү өчен алты канун өлгесе әзерләде


Алексей Навальный
Алексей Навальный
Мәскәү мэрына намзәт Алексей Навальный алты канун өлгесе әзерләде һәм аны шәһәр думасына тәкъдим итәргә җыена. Бу эшне ул гражданлык канун чыгару инициативалары институты аша башкарырга тели, дип яза “Ведомости”. Канун нигезендә, әгәр 50 мең хуплау җыелса, бу канун өлгеләре думада каралырга тиеш. Әлегә кадәр бу юл белән бер генә канун өлгесе дә каралмады.

Навальный елына 700 мең сум хезмәт хакы алган яхшы белгечләрдән кала чит ил ватандашларын дәүләт оешмаларына эшкә алуны штраф белән тыярга кирәк дип белдерә. Мәскәүдәге төзелешләр турында мәгълүматны интернетка урнаштырып бару, торак-коммуналь хуҗалыкка түләүләр артуны бәйсез белгечләр тикшерү таләбе куя. Ул шулай ук килештерү хөкемдарларын (мировая судья) сайлап кую турында да канун өлгесе әзерләде.

Навальный Мәскәү мэрын сайлауда җиңсә-җиңмәсә дә бу канун өлгеләрен кабул итү өчен тырышачагын әйтә.
XS
SM
MD
LG