Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыйров “Чечня йөрәге” мәчетен “Русия 10” бәйгесеннән алды


"Чечня йөрәге" мәчете
"Чечня йөрәге" мәчете
Грозныйдагы “Чечня йөрәге” мәчете “Русия 10” бәйгесенең өченче турында тавыш бирү бәйгесендә катнашмаячак. Бу хакта Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров “Интерфакс”ка белдергән.

Кадыйров сүзләренчә, бәйгенең икенче туры нәтиҗәләре бирелгән тавышлар санына туры килми.

“Чечня йөрәге” өчен миллионнарча кешенең тавыш биреп акчалары “МегаФон” һәм “Билайн” операторларына күчсә дә, аларның тавышлары исәпкә алынмаганлыкка бөтен нигезебез бар”, диде Кадыйров. Ул шулай “бу минуттан” әлеге операторлар аша килгән шалтыратуларга җавап бирмәячәген дә әйтә.

Кадыйров фикеренчә, “Чечня йөрәген” беренчелеккә чыгармас өчен бу бәйгене оештыручылар бөтен көчләрен салган.

Бүген “Русия 10” бәйгесенең икенче турының нәтиҗәләре игълан ителде. Коломенски кремле беренче урын алды дип белдерелде. Аңа 38 миллион 600 мең кеше тавыш биргән. Аннан соң 38 миллион 400 мең тавыш белән “Чечня йөрәге” мәчете киләгәнлеге күрсәтелгән иде. Пензадагы “Легенда” сыннар паркы – өченче.

1 миллион 595 мең тавыш җыеп Кол Шәриф мәчете тугызынчы урынны алды.
XS
SM
MD
LG