Accessibility links

шимбә, 27 май 2017, Казан вакыты 03:41
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКО вәкилләре һәм һәйкәлләрне, әһәмияткә ия урыннарны саклауда халыкара шура (ИКОМОС) белгечләре белән очрашты.

Очрашуда ЮНЕСКО башлыгы киңәшчесе Мунир Бушенаки да бар иде.

Бу киңәшмә вакытында Миңнеханов Болгарны һәм Зөяне саклау өчен булдыра алганның барсын да эшләү төп максат икәнлекне әйтте. Президент шулай ук бу мәсьәләдә ЮНЕСКО белгечләре белән киңәшүнең әһәмияткә ия икәнен дә белдерде, дип хәбәр итә президент матбугат хезмәте.

Яклар Татарстандагы тарих һәм архитектура һәйкәлләрен саклауда алдагы хезмәттәшлек турында да сөйләште.

XS
SM
MD
LG