Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Татарстан-Төркия бизнес форумы ачыла


Иртәгә “Корстон” кунакханәсендә бизнес-форусмны ачу тантанасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркиянең икътисад министры Зафер Чаглаян, дәүләт хезмәтендәгеләр һәм бизнес даирәсе вәкилләре катнашачак, дип хәбәр ителә.

Бу форумны ачканда Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Төркиянең читкә тавар чыгаручылар ассамблеясе арасында хезмәттәшлек килешүе имзаланыр дип көтелә. Шулай ук Чаллы, “Еврогруп” һәм “Компас Инжиниринг” арасында Чаллыда торак бистәсе төзү турында өч яклы протокол имзаланачак.

Форумда Татарстан ягыннан "СМАРТ-Сити Казан", "Иннополис", "Алабуга" икътисад бүлгесе Төркиянең "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри", "Джошкуноз" һәм "Шишеджам" ширкәтләре тәкъдим ителәчәк.

Татарстан һәм Төркиянең бизнес вәкилләре машина төзелеше, йорт җиһазы җитештерү, тукыма эшләү, логистика, банк, финанслар, азык-төлек сәнәгате, авыл хуҗалыгы, төзелеш өлкәсендә сөйләшүләр үткәрәчәк.

Төркия Татарстанда иң күп ширкәтләре булган ил. 2012 елда Татарстан һәм Төркия арасында сәүдә әйләнеше 929 миллион долларга җитте.
XS
SM
MD
LG