Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан һәм Төркия хезмәттәшлекнең бөтен мөмкинлекләрен кулланырга тиеш"


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстан-Төркия бизнес-форумы” алдыннан Төркия икътисад министры Зафер Чаглаян белән очрашты.

Миңнеханов сүзләренчә, республикада төрек капиталы белән 278 уртак ширкәт бар, “Алабуга” икътисад бүлгесендә дүрт зур проект тормышка ашырыла һәм аның икесе эшләп китәргә әзер дияргә була.

Чаглаян үз чиратында “мин безнең хезмәттәшлек алга таба дәвам итәр дип ышанам, бер миллиард долларлык тавар әйләнеше аз, Татарстанга Төркия инвестицияләре ике миллиард доллар – бу инвесторларның сезгә ышанганлыгын күрсәтә” дип белдерде.

Очрашудан соң Миңнеханов һәм Чаглаян Татарстан-Төркия бизнес-форумны ачу тантанасында катнашты.

Әлеге чарада Миңнеханов, Татарстан һәм Төркия хезмәттәшлекнең зур мөмкинлекләрен кулланырга тиеш, дип белдерде. Президент сүзләренчә, хезмәттәшлекне үстерү өчен бөтен юллар бар.
XS
SM
MD
LG