Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә бюджет чыгымнары 5%ка киметелергә мөмкин


Антон Силуанов
Антон Силуанов
Русия финанс министрлыгы мәҗбүри социаль түләүләрдән кала илнең бөтен бюджет чыгымнарын биш процентка киметергә тәкъдим итә.

Министр Антон Силуанов пенсия, стипендия һәм өстәмә түләрдән кала, бу кыскартуларның бөтен министрлыкларга, ведомостволарга кагылуын белдерде.

Кичә Русия президенты Владимир Путин бюджет киметүне "яңа секвестор" дип атамаска чакырды. Бу кыскартулар булачагы турында Путин 1 сентябрь көнне белдерде. Ул бу хәлне дөньякүләм икътисад үсеше кимү Русиянең тулай җитештерү күләменә дә йогынты ясады дип аңлатты.

Элегрәк финанс министрлыгы 2014-2016 елда Русия бюджетының керемнәре 1,6 триллион сумга кимиячәк дип белдерде. Аңа кадәр түрәләр 100 миллиард долларга кимрәк сан күрсәткән иде.
XS
SM
MD
LG