Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 13:44

Төрекмәнстан: 15 ел үткәч туган илгә кайту

Азатлык радиосының төрекмән редакциясе хәбәрчесе Йовшан Аннагурбан 1997 елның октябрендә журналистика курслары үтү өчен Прагага киткәндә Ашгабад һава аланында кулга алына. Аны илдән яшәрен мәгълүматлар алып чыгарга маташуда гаепләп зинданга ябып куялар. Әмма халыкара җәнҗал күтәрелү сәбәпле ике атнадан аны иреккә чыгаралар. Шуннан соң ул илдән качып китәргә карар итә һәм Мәскәүгә юнәлә. Ахыр чиктә ул өч баласы һәм хатыны белән Норвегиягә күченеп китә. 15 ел үткәч, 2013 елның маенда Аннагурбан туган иленә кире әйләнеп кайта. Биредә ул кайбер нәрсәләрнең танымаслык булып үзгәрүен һәм шул ук вакытта кайбер нәрсәләрнең бер үзгәрешсез элеккечә калуын күрә.
күбрәк күрсәт

Иске һәм яңа: Төрекмәнстан башкаласында сарык көтүе артында затлы йортлар комплексы. Совет чорындагыча күпләр хәтта башкалада да көн күрү өчен мал асрарга мәҗбүр.
1

Ашгабад зур тизлек белән үсә бара, яңа йортлар, затлы районнар төзелә. Әмма төбәкләрдә андый үсеш күренми. Уң якта Ашгабадта төзелгән яңа спорт мәйданчыгы. Сул якта Аннагурбанның туган авылы Достлукта 40 ел элек волейбол мәйданчыгында уйнаган балалар.
2

Ашгабадта төзелгән яңа йортлар. Әмма бик азларның гына ул йортлардагы фатирларны сатып алу мөмкинлеге бар. Уртача фатирларның бәясе 170-200 мең доллар. Ә илдәге уртача хезмәт хакы 300 доллар. Шәһәрнең бу өлеше беренче карашка бик матур тоелса да, биредә гел тынлык хөкем сөрә, ямьле көндә дә урамнарда берничә генә кеше күренә.
3

Ашгабадта яңа йортлар төзү зур тизлек белән барса да, күпләр элегрәк төзелгән тар фатирларда яши. Әмма машиналар инде башка. Шәһәрдә Русия машиналары күренми диярлек. Алсалар -- башка чит ил машинасы алалар.
4

Урам базарлары Төрекмәнстандагы тормыш дәрәҗәсенең бер чагылышы. Хәзер алар элеккедән зуррак, биредә төсләр төрлелеге дә баерак, бәяләре дә арткан.
5

Аннагурбан элек шушы йорттагы бер фатирда яшәгән. Әмма ул илдән качканнан соң, хакимият аның фатирын конфискацияләгән.
6

Төрекмәнстанда җәйләр эссе һәм коры булса да, Ашгабадның төп урамнарында чәчәкләр үсә. Биредә дистәләрчә кеше аларны көн саен карап, сугарып тора.
7

Төрекмәннәрнең классик шагыйре Молланепескә охшатып ясалган йөз. Төрекмәнстанның Молланепес исемен йөртүче иң борынгы театры янында 1995 елда халык хөкүмәткә каршы демонстрациягә җыена. Әмма шунда ук аларны кораллы милиция хезмәткәрләре чолгап ала.
8

Икенче дөнья сугышы корбаннары хөрмәтенә салынган һәйкәл. Аннагурбанның бер абзые 23 яшьтә сугышта һәлак була. Туганнары аның каберен 40 ел үткәч Беларуста таба.
9

Ашгабадтан Достлукка кайту юлы. Юллар таушалган. 15 ел элек бу юл яхшырак хәлдә иде дип искә ала Аннагурбан. Аның апасы шушы юлда машина казасында һәлак булган.
10

Туганнар белән бергә: Аннагурбан сулдарак, аның янында туганының алты яшьлек кызы Гүлтәч. Аннагурбан туган якка кайтуның иң тәэсирле мизгелләре туганнар һәм дуслар белән очрашу булды, ди.
11

Татарның бавырсагына охшаган бу ризык Төрекмәнстанда пишме дип атала. Аны гадәттә бәйрәмнәрдә яшел чәй эчкәндә ашыйлар.
12

Мондый сарык көтүен күргәч Аннагурбан укый-яза белмәүче көтүче бабасын искә төшерә. Аны 1937 елда күмәк хуҗалыклар төзүгә куркыныч турыдуда гаепләп ун елга төрмәгә ябалар. Биш ел үткәч ул, сугыш чорында аны иреккә чыгаралар.
13

Башим Аннагурбанның әтисе Башим (уңнан икенче) үзенең авылдашлары белән бергә. Башим 46 ел буе мәктәптә укыткан.
14

Тамдырда төрекмән икмәге пешә. Аннагурбан яшүсмер чагында көн саен тамдырга ягып әнисенә ипи пешерергә ярдәм итүен хәтерли.
15

Аннагурбан туганының улы Бегенч (уңда) кебек малайлар әле дә буш вакытларында кәрт суга. Аннагурбан да кечкенә чагында нәкъ шулай уйнаган чакларын искә ала.
16

Достлук авылына керә торган юл.
17

Достлук авылына керә торган юл.

Иске "Волга" машинасы. 25 ел элек мондый машинага ия булу бик сирәк кешеләргә генә тәти торган бәхет булган. Әмма хәзер инде алар яхшы машина саналмый, күпчелек төрекмәннәр Русиянеке булмаган машиналарны алырга тырыша.
18

Достлуктагы җимерелгән күпер.
19

Достлуктагы җимерелгән күпер.

Авыллар арасында транспорт йөрми, кешеләр бер авылдан икенчесенә җәяү элдерә. Аннагурбанның Европада үсүче улы бу хәлне күргәч "Әти, Төрекмәнстанның юлы әле бик озын икән", дигән.
20

дәвам

XS
SM
MD
LG