Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган: G20 җитәкчеләренең күпчелеге Сүриягә хәрбия операция кирәклеген аңлый


Рәҗәп Эрдоган
Рәҗәп Эрдоган
Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган, “зур егермелек”кә кергән җитәкчеләрнең бөтенесе диярлек Сүрия президенты Бәшәр Әсад режимына каршы хәрби операция үткәрү кирәклеген аңлый, дип белдерде.

Рейтер агентлыгы хәбәр итүенчә, Эрдоган бу хакта Петербурда үтүче G20 саммиты вакытында әйткән.

Би-Би-Си мәгълүматларына күрә, Франция, Канада, Британия һәм Төркия җитәкчеләре АКШ президенты Барак Обама карашын яклаган. Обама Әсад режимы химик корал кулланганга Сүриягә һөҗүм итү кирәклеген белдерә.

Элегрәк Русия президенты Владимир Путин БМО карарыннан башка Димәшккә каршы хәрби операция агрессия булачак дигән иде.
XS
SM
MD
LG