Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мөселман кино фестивалендә җиңүчеләр бүләкләнде


IX Казан халыкара мөселман киносы фестивален ябу тантанасында нәфис фильмнар арасында беренче урын “Түгәрәкләр” (“Круги”) фильмына бирелде. Бу әсәр Сербия, Франция, Германия, Словения, Хорватия иҗатчыларының уртак эше.

Кыска нәфис фильмнар арасында беренче урынны Казакъстаннан килгән “Әти” (“Отец”) фильмы алды.

Бәйгедә катнашкан 10 документаль фильм арасыннан Германиядән “Кундуз буыны – ят сугыш” ("Поколение кундуз – чужая война") иң яхшысы дип табылды.

Кыска документаль фильмнарда арасында Азәрбайҗаннан “Юкка чыгып баручы утрау” ("Тающий остров") җинеп чыкты.

Мультфильмнар бәйгесендә беренче урын Ираннан “Масулех авылы”на (“Деревня Масулех”) бирелде.
XS
SM
MD
LG