Accessibility links

Вашингтонда ут ачу нәтиҗәсендә ким дигәндә 12 кеше һәлак булган


Вашингтонда элекке хәрби-диңгез идарәсендәге ут ачу нәтиҗәсендә ким дигәндә 12 кеше һәлак булган.

Полиция хәбәр итүенчә, ут ачучылар берничә кеше булган. Аларның берсе үлгән. Хәзер калганнарын эзләү бара. Тикшерүчеләр аларның хәрби киемнән булырга мөмкинлеген әйтә.

АКШ президенты Барак Обама илдә чираттагы тапкыр корал кулланылу нәтиҗәсендә күпләгән кеше үлемен “башка да килмәгән көч куллану” дип атады.

Һөҗүм булган урында АКШ хәрби-диңгез идарәсе оешмалары, хәрби-диңгез тарихы үзәге урнашкан. Монда өч меңләп кеше эшли.
XS
SM
MD
LG