Русиянең миграция федераль хезмәте исәпләвенчә, Русиядә өч миллионлап мигрант рөхсәтсез эшли яки эш эзли. Илдә урыс милләтчелеге көчәя барганда хакимиятләр рөхсәтсез мигрантларны тотып кире үз илләренә озатуны киңрәк җәелдерә. Себернең Красноярски шәһәрендә Үзәк Азиядән килеп рөхсәтсез эшләгән дистәләрчә мигрант полиция бүлегендә ябып тотыла. Тиздән алар үз илләренә озатылачак.
Себердән үз илләренә озатылачак мигрантлар

1
Тиздән үз иленә озатылачак мигрант хатын полиция бүлегендә телефон аша сөйләшә.

2
Красноярскиның полиция бүлегендә рөхсәтсез мигрант үз иленә озату көнен көтә.

3
Үзәк Азиядән килгән рөхсәтсез мигрантлар полиция бүлегендә.

4
Тоткарланган рөхсәтсез мигрантлар.

5

6
Тоткарланган мигрантлар полиция бүлегендә депортация кәгазьләрен тутыра.

7

8
Үзәк Азиядән килгән хатын депортация кәгазьләрен тутыра.

9
Депортацияләнүче мигрантлар полиция машинасына утыра.