Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия мөһаҗирләре сәяси көчкә әйләнә алырмы?


Мөһаҗирләр фиркасе традицион гаилә яклы
Мөһаҗирләр фиркасе традицион гаилә яклы

Германиядәге мөселман мөһаҗирләре төзегән "Инновация һәм гаделлек берлеге" парламентка сайланмады. Әлегә.

Германиядә якшәмбе көнне узган парламент сайлавында канцлер Ангела Меркель җитәкләгән Христиан демократлар һәм Христиан социаль берлекләре блогы көтелгәннән дә яхшырак нәтиҗәгә ирешеп 41.5% тавыш алды. Бу дүрт ел элекке белән чагыштырганда 9% күбрәк.

Илдә яшәгән миллионлаган төрекнең 700 меңе сайлауда катнаша ала иде. Элекке сайлауларда аларның күбесе сул юнәлештәге социал-демократлар һәм яшелләр өчен тавыш бирә иде.

2009 елдан бирле төрекләрнең мөһаҗирләр төзегән "Инновация һәм гаделлек берлеге" өчен тавыш бирү мөмкинлеге бар. Дүрт ел элек Бонн шәһәр шурасына сайлауда беренче тапкыр катнашкан бу берлек шәһәр шурасында ике урын алуга иреште. Ике депутатның берсе, Һүлия Доган рәсми хакимияткә сайланган беренче яулыклы хатын-кыз булды.

"Төрлелектә – берлек"

Германиядә мөһаҗир булган барлык дин вәкилләрен берләшергә чакырган фиркане Төркиядә туган икътисадчы Һалүк Йылдыз җитәкли. Бу сайлауда алар намзәтләрен Германиянең өч җирендә генә тәкъдим иткән булган. Фирка сайлауалды кампаниясенә химаячеләрдән 100 мең евро гына акча алган. Бу башка сәяси фиркаләр белән чагыштырганда бик аз.

Сайлау алдыннан үткәрелгән фикер белешүләр "Инновация һәм гаделлек берлеге" өчен тавыш бирүчеләрнең артачагын, әмма аларның күпчелегенең башкаларны сайларга теләмәгән "протест" тавышлар булачагын күрсәтте.

"Германиядә яшәүче төрекләр алман ватандашлары дәрәҗәсендә уйлый башлады. Без монда яшибез, без сәясәткә битараф була алмыйбыз. Икътисад, сәламәтлек саклау һәм мәгариф безне дә борчый", ди Берлиндагы төрек җәмгыяте башлыгы Бекир Йылмаз.

Төрек җәмгыятьләре милләттәшләрен сайлауда актив катнашырга чакырды. Гадәттә сайлауда тавыш бирү хокукына ия булганнарның 20% да катнашмый, дигән саннар бар.

Төрекләргә ни кирәк?

Германиядә яшәүче төрекләрнең төп таләпләре – ике ватандашлыкны рөхсәт итү һәм эшкә урнашуда дискриминацияне туктату.

Программага караганда, мөһаҗирләр фиркасе гаилә, яшьләрне кайгырта, гаиләнең "ир белән хатын-кыз арасында гына мөмкин булган берлек" булуын азсызыклый. Социаль мәсьәләләрдә алар социал-демократларга якын, мөһаҗирләрне диннәргә аеру юк. Алман матбугатында исә "фирканең киләчәк максаты – Германиядән ислам хәлифәте ясау" дип тә язылды.

Германиянең яңа парламентына 630 депутат сайланды. Аларның 401е - ир, 229ы – хатын кыз. Иң яшь депутат – социал-демократлар вәкиле, 27 яшьлек Мәхмүт Өздемир.
XS
SM
MD
LG