Accessibility links

"Надежда Толоконникова җәза изоляторында түгел"


Җәзаларны үтәү эшен күзәтүче федераль хезмәт Pussy Riot төркеме җырчысы, кичәдән бирле ачлык игълан иткән Надежда Толоконникованың җәза изоляторына күчерелү хәбәрен кире какты.

Идарә аның "имин урынга" күчерелүен хәбәр итте.

Дүшәмбе көнне Толоконникова төрмәдә тотылу шартлары һәм колония җитәкчелегеннән үтерү янауларына зарланып ачлык игълан итте. Җәзаларны үтәүне контроль итү идарәсе аның бу белдерүен "шантаж" дип бәяләде. Тикшерү комитеты Толоконникова шикаятен тикшерә башлады.

Адвокат Ирина Хрунова сүзләренә караганда, кичә Толоконникова көне буе сорау алу бүлмәсендә утырган. Кичен аның янына колония башлыгы кереп "ялган сөйләү өчен җавап бирү" турындагы кәгазьгә кул куярга кушкан, Толоконникова моны кире каккан. Шуннан соң аның 90 көнгә "имин урынга" күчерелүе хәбәр ителгән.
XS
SM
MD
LG